МЕНТАЛЬ с. 1. 1) Менталитетка караган, менталитет дәрәҗәсендәге. --- теге яки бу халык театры дигәндә, аның асылын, йөзен --- милләтнең үзенә генә хас яшәү рәвешен, менталь сыйфатларын, тарихи язмышын, әхлакый кыйммәтләрен сәхнәдә тулы итеп ачу, шуларга нигезләнү билгели. А.Әхмәдуллин. Концептларны өйрәнүчеләрнең барысы да аларның менталь табигатен билгеләп үтә. Фән һәм тел

2) Акыл эшчәнлеге, акыл сәләте, зиһен белән бәйле булган. Менталь арифметика

2. рәв. мәгъ. Менталитет белән бәйле рәвештә, менталитет дәрәҗәсендә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә