МЕНТАЛИТЕТ и. фр. Халыкка яки аерым шәхескә хас булган дөньяга карашлар җыелмасы, фикер йөртү рәвеше, психология. Ата-ана еш куллана торган бәетләр, кыйссалар, мәкальләр, әкиятләрне башка телгә күчерсәң, югала да кала. Безнең бит менталитетыбыз да башка. М.Әхмәтҗанов. Кешенең физик эштән читләшүе, шулай итеп, җәмгыятьнең язылган һәм язылмаган кануннарыннан, тормыш рәвешеннән, халык менталитетыннан да килеп чыга. Н.Измайлова. Карадан киенү дә ямьсез димәс идем. Бары тик без башка менталитетта тәрбияләнгәнгә генә сәер тоела ---. Татарстан |