МЕНСТРУА’ЦИЯ и. лат. Бала табу яшендә булган хатын-кызларда овуляция белән бәйле рәвештә ай саен аналыктан кан килү күренеше; күрем, айлык. Кычыткан экстракты овариаль циклны нормальләштерә, нәтиҗәдә менструация көннәренең саны кыскара. Урман аптекасы. Яшүсмер кызларда менструация циклы регуляр булмый, кайчагында берничә айга тукталып тора. Биология |