МЕНЗУ’РКА и. лат. Лабораторияләрдә, даруханәләрдә сыекчаларның чагыштырмача кечкенә күләмнәрен үлчәү өчен, бүлемнәре, шкаласы булган пыяла савыт. Аның кечерәк кенә эш бүлмәсендә һәрчак ут яна. Өстәлләрдә, шүрлекләрдә төрле пробиркалар, мензуркалар, спиртовкалар, пыяла банкаларда төрле-төрле препаратлар. А.Хәсәнов |