МЕ’НЕДЖМЕНТ и. ингл. Товар җитештерү һәм аны реализацияләү белән идарә итү, аның нәтиҗәлелеген күтәрү һәм табышны арттыруга юнәлдерелгән теория һәм гамәл. --- Тәлгатьтәге бер сәләткә – аның тумыштан оештыру эшенә (менеджмент) сәләтле булуына ак көнләшү белән карыйм мин. М.Юныс. Авылдагы теге белдекле бәндә дөрес исәпләгән икән: Камай сәүдә менеджменты бүлегенә кергән. Җ.Юныс |