МЕНДЕРҮ ф. 1) Өскә күтәрү, югары урынга күтәреп кую, урнаштыру. Габделхакның бөтен тәнен катырып, башын бер урындыкка, аякларын икенчесенә куеп, төз яткан гәүдәсенә берәр бала мендереп бастыра идем. Җ.Фәйзи

2) Югарыдарак урнашкан җиргә күтәреп илтү яки берәр төрле транспортта ташу. Дөньяда мал җыймак – олы ташны биек тауга мендермәк. Мәкаль. Ул яшь чагында грузчик булган: Тәтеш ярлары өстенә тонна-тонна йөкләр мендергән. М.Әмир

3) Өскә күтәрү, югарырак урынга урнаштыру, күчереп кую. Хәлим белән бабай калган агачларны, паровозның тендерына мендереп, бер читкә әрдәнәләп өеп куйдылар. Г.Гобәй. Бу көнне өеңә керергә ашыкма, абзар артына чык та түбә итәгенә кадәр мендереп өйгән карга басып кырны тыңла. М.Мәһдиев. Моннан әллә ничә еллар элек чормага мендереп бәпкә артына кыстырган урагын алып төште, тузанын сөртеп, бармак бите белән тешләрен барлады ---. Җ.Рәхимов

4) Югарырак урынга менәргә, менеп утырырга ярдәм итү. Куркаклык баганага мендерә, Кыюлык йолдызларга мендерә. Мәкаль. Сакчыларны алып, өскә мендерделәр. И.Хуҗин

5) Атка атланырга ярдәм итү яки ирек бирү, рөхсәт итү, мөмкинлек бирү. Дусым утын сүндермәм, Дошманым утын яндырмам! Үзем димәс намартка Ап-ак бүз ат мендермәм! Дастан. Атка мендереп кара – менә аламы? М.Галиев

6) сир. Арттыру, ишәйтү, үстерү, берәр чиккә җиткерү (эш хаклары, бәяләр, керемнәр һ.б.ш. тур.). Бер миллионлы байның [теләге] – акчасын ике миллионга җиткерү (йөз меңленеке – ике-өч йөз меңгә мендерү). Г.Тукай

7) күч. Властька килергә, югарырак иҗтимагый дәрәҗәгә ирешергә, яхшы эш урынына урнашырга, эшендә уңышлы карьера ясарга ярдәм итү. Мангыт бәге шаркылдап көлеп җибәрде: – Чыңгыз нәселеннән дип, теләсә нинди көтүчене тәхеткә мендерергә була. Р.Зәйдулла

8) күч. Зурлау, олылау. Садыйкка төрлечә кыйммәт куйдылар, Садыйкның фикердәшләре, иптәшләре, әлбәттә, бу эше өчен Садыйкны каһарман (герой) дәрәҗәсенә мендерделәр. Г.Исхакый

9) күч. Үзенең эшчәнлек өлкәсендә оста буларак таныту, дәрәҗәсен күтәрү

10) Сәхнәләштерү, спектакль итеп кую, тамашачылар алдына чыгару. Балетны [«Шүрәле»] сәхнәгә мендерү алдыннан Ватан сугышы башлана, һәм Фәрит [Яруллин], премьераны күрә алмыйча, фронтка китә. И.Юзеев

Мендереп ату Тиз-тиз генә мендерү

Мендереп бирү Икенче кеше өчен мендерү

Мендереп җибәрү Тиз генә менәргә ярдәм итү; менәргә кушу

Менгереп кую Бер мәртәбә мендерү, алдан мендереп эшен бетерү

Мендереп ташлау Тиз генә мендереп кую, бер җиргә мендереп, шунда калдыру

Мендереп ташлау Бик тиз арада, бик җиңел генә мендерү. Бу да язмышмы? Ярый ла язмыш җиле, котырынып исеп, балык җәтмәседәй урап алып, таулар түбәсенә мендереп ташласа. С.Поварисов

Мендереп тору Хәзерге моментта мендерү; мендерү эшен башкаруда булу; шактый вакыт мендерү белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә