МЕНДӘРЧЕК и. 1) Формасы белән мендәргә охшатып эшләнгән, әмма башка максатларда файдаланылган кечкенә әсбап. Процессия алдыннан кызыл мендәрчекләр тоткан кешеләр атлый. Мендәрчекләрдә Ленин премиясе һәм дәүләт премияләре лауреаты медальләре, Социалистик Хезмәт Герое йолдызлары... Галәмгә юл 2) зоол. Бармакларның очындагы иң йомшак, иң сизгер урын 3) зоол. Берәр әгъза эчендәге махсус куышлык, капсула. Монда капилляр тишемнәр системасы күзәнәкле мендәрчекләр белән тәмамлана. --- Кәлтәнең ике мендәрчеге бар. Кызыклы физиология 4) тех. Ике деталь арасына аммортизация максатлары белән куелган ара деталь; прокладка. Ияртүче тәлинкә иярүче тәлинкә белән резин мендәрчекләр аша тоташа. Тракторлар һәм автомобильләр |