МЕНДӘР и. 1) Баш астына салу, сөялеп яки аска куеп утыру өчен, мамык, йон яки шуларга охшаш ясалма материал тутырып эшләнгән йомшак әйбер. [Кыз] сәке өстенә түшәк җәеп, мендәрләрне кабарта-кабарта, урын әзерләргә кереште. К.Тинчурин. Йомшак мендәрдә йокла, йом күзең, Рәхәтләнеп ял ит, төн озын. М.Хөсәен. Ап-ак челтәр корылган бүлмәдәге ап-ак карават өстендә каз мендәренә күмелеп, калын юрган белән төренеп, Гөлфия ята иде. Л.Шәех 2) Иярнең каты кысасы белән ат аркасына тиеп торган өлеше арасында урнашкан йомшак катлам. Алтын ияр, атлас мендәр Килешә җирән кашкага. Җыр. Алтын иде иярем, Ыштуф иде мендәрем... Җыр 3) тех. Төрле корылмаларның, механизмнарның һ.б.ш. йөртүче каркасы, нигезе, терәге 4) Арбаның ал күчәре өстенә аны күчәр белән тоташтырып тору һәм тотрыклылык бирү өчен куелган агач терәк. Арба мендәре 5) Табигатьтә шактый күп булып җыелган бертөрле матдәләр яки организмнар катламы. Гипнум хәтта коры болыннарда тыгыз мүк мендәрләре хасил итеп үсәргә мөмкин. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Кашалотның башында балавызсыман матдә – спермацет булган эре май мендәре урнашкан. Биология. Хайваннар 6) Авыруларга ашыгыч ярдәм күрсәткәндә, сулыш алдыру өчен, кислородка бай һава тутырылган резин капчык; һава капчыгы. Бу чаралар, милли тойгыны уятыр өчен, авыру, бетерелүгә дучар ителгән милләтне үлемнән коткарып калу өчен, кислород мендәреннән тын алдыру белән бер. Н.Нәҗми. Больницаларда авыру кешеләр өчен һәрвакыт кислород тоталар. Яман әле, яман безнең эшләр. Кайбер көнне резин мендәрдән кислород сулатып кына саклап калалар. Г.Сабитов. Кислород корыч баллоннарда һәм резина мендәрләрдә саклана. Күзгә күренми торган матдәләр турында хикәяләр 7) тех. Транспорт чараларында кулланылган пассив куркынычсызлык чарасы: куркыныч туган очракта һава белән тула торган эластик сүрү. Җитмәсә, битенә панельдән чәчрәгән куркынычсызлык мендәре китереп бәргәч, бөтенләй миңгерәүләнеп киткәндәй булды. Х.Ширмән ◊ Мендәр астына җыю Яшерү, астыртын байлык туплау. --- тик ятудан тәмам симергән, миңгерәүләнгән сорыкортлар да байлыкларын мендәр астына җыярга ашыгалар. З.Фәтхетдинов. Мендәргә бастыру Яшь килен беренче мәртәбә кайнана өенә кергәндә, аның аяк астына мендәр салу. Кияү йортына беренче мәртәбә керүендә яшь киленне мендәргә бастыралар. М.Юныс. Мендәр җылыту Йоклап алу. Мендәр салу Бик кадерле кунакка зур хөрмәт күрсәтү. Нәрсә, сукмагыңа мендәр салып көтүче бар дип белдеңме?.. Тот капчыгыңны... Р.Мөхәммәдиев. Мендәр тыңлау Ятып йоклау. Хәзер инде мөсафирханәгә кайтып мендәр тыңлаудан да шәбе булмас. З.Фәтхетдинов. Мендәр чылату Елау (гадәттә хатын-кыз тур.). Төн буе мендәр чылаткан Нурсөя иртән кое янында шомырт юган сердәшен күрде ---. Н.Гыйматдинова |