МЕНГЕРҮ ф. к. мендерү. Менә хәзер дә, гөнаһысына һич катышмый, бер чиләк бәрәңге тутырып менгердем. А.Хәсәнов. Әнә башка аталар малайларын эскәмиягә менгереп яткырганнар, шау күбеккә батырып, кычкыртып, мунчала белән ышкыйлар. Ф.Латыйф. Хәзер «яңарып» яткан Рәсәйнең сәяси сәхнәсенә патша заманындагы Думаны өстерәп менгерделәр. Р.Низамиев

Менгереп ату Тиз-тиз генә менгерү

Менгереп бирү Икенче кеше өчен менгерү. Әй, минекеләр дә, болыннан берәр чүмәлә печән менгереп бирә алмаслармы, белеш әле, дигәннәр иде. Н.Әхмәдиев. Йөкне тиешле урынына илткәч, бишенче я дүртенче катка менгереп тә биргәлиләр. М.Маликова

Менгереп җибәрү Тиз генә менәргә ярдәм итү; менәргә кушу. Кайдандыр килеп җиткән Галләм аларны аркан буйлап өскә – печән өстенә менгереп җибәрде. Р.Зәйдулла. --- сырхау Гөлзәлифә олы кызы Гайшәне югары очка менгереп җибәрә: бар, белеш, әтиегездән бер-бер хәбәр юкмы, янәсе. Р.Низамиев

Менгереп кую Бер мәртәбә менгерү, алдан менгереп эшен бетерү. Илдус... Илдус, дим. Әйт берәрсенә, тәрәзә йөзлекләрен хәзер үк миңа менгереп куйсыннар. Р.Мөхәммәдиев. Яңа хисләр, яңа назлар Миләүшәне бәхетнең җиденче катына менгереп куйды. Шәһри Казан

Менгереп ташлау Тиз генә менгереп кую, бер җиргә менгереп шунда калдыру. – Самолёт, тарттырып, күккә менгереп ташлый да, шуннан соң планер үзе оча, белдеңме! – Зәбир боларны күптән белгән, үзе очып караган сыман ук сөйли башлады. М.Галиев

Менгереп тору Хәзерге моментта менгерү; менгерү эшен башкаруда булу; шактый вакыт менгерү белән шөгыльләнү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә