МЕНГЕЗҮ ф. к. мендерү. Шуңа күрә эшләп чыгару нормасын ике йөз дә биш процентка менгезде. Ф.Сәйфи-Казанлы. Кичен өйгә кайткач, --- әнкәсе аны мич башына менгезеп, кайнар кирпечләр өстенә яткыза, үзе умач уарга керешә... И.Гази. Илледә – акыл иясе, алтмышта хаким сизеп, Кеше һаман куяр үзен гел биеккә менгезеп. Р.Фәйзуллин Менгезеп ату Тиз-тиз генә менгезү Менгезеп кую Бер мәртәбә менгезү, алдан менгезү. Керләрне чайкап бетергәч, Габдулла аларны, кәрзингә тутырып, ярга менгезеп куйган. Ә.Фәйзи Менгезеп тору Хәзерге моментта менгезү; менгезү эшен башкарып тору |