МЕНГЕ с. 1. Җигү, йөк ташу кебек эшләргә тотылмый торган, атланып йөрүгә генә өйрәтелгән. Кинәт ул тимерлек каршында менге атлар бәйли торган куш өянке төбенә туктады да, өянкене кочаклап, үксеп елап җибәрде: – Әти!.. Әти!.. А.Хәлим. Сабан туйлары гөрләп уза монда, ат бәйгеләренә тирә-яктан иң җитез, иң елгыр, каннары уйнап торган шәпле чаптарлар, менге атлар, нәселле юртаклар, канатлы аргамаклар җыела. Ф.Латыйфи. Уклы җәя бир дә менге ат бир, – Ир канаты була җитез ат! Н.Гамбәр 2. и. мәгъ. к. менем. Бераздан мин Каракошны ярауландыру эшенә керештем. Җикмәдем, менгегә генә тотарга булдым. М.Хәсәнов |