МЕ’НӘ-МЕНӘ рәв. Хәзер үк, тиз арада. Инде була, менә-менә чиертә кармакка дип торганда, кинәт кенә бөтен өмет-ышанычны юкка чыгара да куя!.. В.Нуруллин. Ничә еллар инде, керфек какмый, Алмыйсың син миннән күзеңне; Менә-менә әйтеп бирерсең күк Әйталмыйча калган сүзеңне... Ш.Галиев. Башта ул Алсу утырган чананы менә-менә куып җитәм дип йөгерде. Р.Мөхәммәдиев |