МЕ’НӘ а. 1. 1) Игътибарны күз алдындагы, якындагы объектка юнәлдерү, кемгә яки нәрсәгә, берәр хәл-күренешкә күрсәтү өчен кулланыла. Менә тыкрык. Борылу белән Мәдинәнең өе. М.Хәсәнов. Эзләгәнем, менә күрәсең, борын төбемдә үк яткан. Г.Тавлин

2) Якындагы предмет-күренеш турында сөйләгәндә, күрсәтү хәрәкәте белән бергә әйтелә. – Менә ул эшне туктатты, – дип, Хатип абый Сәлим бабайга күрсәтте. Г.Тавлин. – Ә менә бу нәрсә? – Кемдер стенадагы графикка төртеп күрсәтте. М.Хәсәнов. – Бар андый чәчәк. Менә ул, Самат иң түрдә балкып утырган ак лилияләр гөлләмәсенә ишарәләде. Г.Гыйльманов

3) Эш-процессларның эзлеклелеген, күренешләрнең бер-бер артлы баруын тасвир итү өчен кулланыла (тиңдәш кисәкләр алдыннан кабатланып килүе мөмкин). Менә звонок булды. Барысы да тынып калдылар. Сәхнәдә чын репетиция башланды. Җ.Фәйзи. Менә дулкынланып көткән сәгатьләр килеп тә җитте. М.Шабай. Менә тагын язлар җитә... Син дә янымда булсаң соң! М.Хәсәнов

4) Конкрет урынга, вакытка, сәбәпкә күрсәтү өчен, ешрак мөнәсәбәтлек һәм күрсәтү алмашлыклары белән килеп, аларның мәгънәсен ачыклый, көчәйтә. Эх, Борһанны алып киләсе иде дә, борыны белән төртеп: «Менә күр, күр! Эшне аны менә болай да куеп була икән ләбаса!» – дип дөмбәслисе иде. М.Хәсәнов. Менә шунда, язу өстәле артында, күзгә күренмәгән эчке көрәш башлана да инде. Р.Низамиев. Менә бүген вакыт табып чыктым Кырларыма... Нинди тугайлар!.. Г.Гыйльманов

5) Гомумиләштерүче сүзләр янында йомгак, нәтиҗә ясауны белдерү өчен кулланыла. Тәрбия эшен көчәйтергә, сафларыбызны ныгытырга – менә безнең алда торган бурыч! Җ.Фәйзи. Әхлак пычраклыгы, шапшак вөҗданнар – менә нәрсәдән арынасы бар безгә. М.Юныс

6) Аерым сүзләргә логик басым ясау, ассызыклау өчен шулар алдыннан килә. Бу ап-ак халатлы кызда Хәнияне тану кыен түгел иде. Ә менә Хәния аны таныды микән? Г.Гыйльманов. Ни өчен башка берәүгә түгел, нәкъ менә миңа сүз катарга кирәк тапкан? Р.Мөхәммәдиев

7) Тыңлаучының, әңгәмәдәшнең игътибарын җәлеп итү өчен, гадәттә эндәш сүз янында кулланыла. Менә, Фирдәвес, кара. Сыерны, гадәттә, тәбәнәк эскәмиягә утырып, уң ягыннан савалар. М.Хәсәнов. Озак та тормам, күңелем күрсәткән җирдән табып та алып кайтырмын үзен, менә күрерсең… Г.Гыйльманов

8) Тойгылы җөмләләрдә аларның экспрессивлыгын көчәйтү өчен кулланыла. Менә кемнәрдә икән әхлак, менә кемнәрдә икән намус-вөҗдан, менә кемнәрдә икән ул сафлык... Г.Ахунов. Менә кайда ул илнең бар юридик вузларында өйрәнелергә тиешле документ! Р.Мирхәйдәров. Кырымның аяз көзе җиткәч, менә кайда күп булачак ул җирән гөмбәләр! Дөньяда ниләр бар

9) Инде сүзе белән килеп, «хәзер» мәгънәсен барлыкка китерә. Инде менә яшь йөрәкләр бирә бездән калган иске сорауны. Л.Шагыйрьҗан. Инде менә аның күңел дәфтәре – җан серләре тупланмасы безнең кулда. Кайсы яклары белән кызыктыра соң безне Наиснең шигырьләре? Зөлфәт. Инде менә җиде ел мин үземнең җаныма тынычлык таба алмыйм. Х.Ибраһим

10) күч. к. менә дигән. Сөнгать абый бит ул, берәүләр түгел. Егете – менә! М.Фәйзи

11) сөйл. Кыйнаганда, сукканда, үч итеп берәр нәрсә эшләгәндә әйтелә. Нәгъләт төшкерләре, югалыгыз күземнән! Менә, менә, менә, күп сугышып йөрсәгез! Ә.Фәйзи

2. 1) кис. функ. Җөмлә ахырында килеп, «бит», «ич», «инде» мәгънәсен өстәп, алдагы сүзнең мәгънәсен көчәйтә. Бүрәнәләрне күрдем. Сайлап киссәң дә, андый өрлекләр таба алмассың инде менә. М.Хәсәнов. Сез булмасагыз, мин керә алмас идем, чын менә! Г.Гыйльманов. Яшьли канатсыз үссәң дә, югалып калмагансың, тырышып, кеше булгансың менә. З.Фәйзи

2) Бит, ичмаса, инде һ.б.ш. кисәкчәләр белән килеп, сөйләмнең экспрессивлыгын арттыра. Менә ичмаса кеше иде! Кеше түгел, алтын иде. М.Хәсәнов. «Менә бу кыз, ичмасам! Суыр да йотып җибәр!» – дип куйды ул. З.Фәйзи. Менә бит нинди гүзәл туташ белән очрашырга насыйп булды... Г.Гыйльманов

3. рәв. функ. Бер үк яки синоним фигыльләр белән кабатланып кулланылганда, «хәзер», «тиз арада» мәгънәсен белдерә. Көзгә кадәр идән тактасының берсен алыштырасы бар, череп беткән, менә сынам, менә сынам дип, сыгылып кына тора. А.Гыйләҗев. Авыруы болайга ук барып җитәр дип башта ул уена да китермәде. Менә бетәр, менә үтәр дип ышанып йөрде. В.Нуруллин. Менә авам, менә җимереләм дип торган салам түбәле иске каралтыны хәтерләткән гәүдәне бары кулындагы таяк кына тотып тора сыман. Р.Мөхәммәдиев

4. мод. сүз функ. Әйе. – Менә, менә, Хәдичә!.. – дип элеп алды секретарь. – Нәкъ менә шундый мисаллар кирәк булачак та инде... М.Хәсәнов. Менә, менә! Рома-а-а-нтика... Казан купецының алтын тәңкәләре, хикмәтле план – болар чын-чынлап романтика... З.Фәтхетдинов. Менә, менә, аралашуның файдасы тигәнлеге күренеп тора. Т.Әйди

Менә генә 1) Янда гына, бик якын, күз алдында, каршыда гына. Хәзер менә ул аның каршысында... Менә генә ул. Г.Бәширов; 2) Күптән түгел генә, әле генә, хәзер генә. Менә дигән Сокландыргыч, югары бәягә лаек булган, һәр яктан килгән, чынлап та бик яхшы; шәп. Соң, бар җирегез җитеш. Өй дисәң – менә дигән, ашарга бар. Р.Мөхәммәдиев. --- Динәнең абзарында йомычка тау булып өелә. Кабызгылыкка, коймак, көлчә пешерергә менә дигән вак утын бу. К.Кәримов. Нурания апа белән ире Фәргать абый менә дигән умартачылар да бит әле. Сөембикә. Менә мин сине (сезне) Ачулану, янау, куркытуны белдерә. Сания, Маратны яклап, Илдарга ташланды. – Нигә тиясең син аңа, ә? Әнигә әйтим әле менә мин сине! Г.Гобәй. Менә ничек! Гаҗәпләнүне белдерә. Менә ничек икән! Шәһәрдә квартираларны кеше санына карап бирәләр икән, димәк. М.Маликова. Менә син! к. менә ничек! Менә син, ә!.. Нинди җаваплы эшкә шундый юньсез нәмәрсәне утыртып куйганнар бит! Г.Гобәй. Менә сиңа! 1) Бу – сиңа тиешле җәза. Менә сиңа, менә, йөзең кара! Менә сиңа, муеның сынгыры! Һ.Такташ. --- өлкән класс малайлары (унбишләп булыр) мине көтеп торалар иде, килеп керүемә сугып ектылар да ил-умач итеп кыйнадылар, изделәр. – Менә сиңа, менә сиңа, әләкче тәре! – дип, озак кыйнадылар. Р.Низамиев; 2) Тискәре мөнәсәбәт белдереп, түбәнсетеп, кимсетеп әйтелә. Менәтерәк сиңа терлекчелектә югары культуралы колхоз! Менә сиңа районның күчмә Кызыл Байрагы! М.Хәсәнов; 3) Үтәлмичә калган яки бөтенләй башкача, көтелмәгән нәтиҗәгә китергән эш-хәл турында әйтелә. Ул тыңлый, дәшми ---. Менә сиңа, рәнҗүе микән? Ш.Галиев. Менә (сиңа) кирәк булса! Көтелмәгән хәлгә, берәүнең аңлашылмаган кыланышына һ.б.ш.га гаҗәпләнүне, сәерсенүне белдерә. – Менә сиңа кирәк булса! – диде бу хәлгә аптырап калган ата. Г.Тавлин. Менә сиңа мә! к. менә сиңа кирәк булса. Менә сиңа мә! Менә сиңа әкәмәт! Безнең күптәнге танышлар ласа болар! Г.Гыйльманов. – Менә сиңа мә!.. – дип уйлана башлады Даниял, өйдән чыгуга. – Кичә, кызым белән киявемдә сөйләшкәндә, барысы да ачык, аңлаешлы иде. Ә бүген бөтенесе чуалып китте. З.Фәйзи. Слюда башта кап-кара иде, хәзер алтынсыман сары төскә кергән. – Менә сиңа мә! Дөньяда ниләр бар. Менә тагы(н) Әңгәмәдәшнең фикеренә карата ризасызлык, гаҗәпләнү, килешмәү мөнәсәбәтен белдерә. Балаларны куркытып, шулай кычкырырга, менә тагы, тапканнар. Ә.Баян. Менә шул шул Әңгәмәдәшенең фикерен хуплап, җөпләп куюны, аның белән тулысынча килешүне белдерә. Менә шул шул... Икенче хәбәрем нәкъ шул хакта. Г.Гыйльманов. Менә шул шул, бөтен хикмәт тә шунда. Х.Ибраһим



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә