МЕМУАР и. фр. 1. Автобиографик характердагы язмалар, истәлекләр; авторның үзенә кагылышлы вакыйгалар турында, үзенең шәхси тәэсирләренә һәм хатирәләренә нигезләнеп язылган әдәби әсәр. Укырга тотындым. Китапханәдәге хәрби мемуарларны су урынына эчәм. Ш.Рәкыйпов. Хы, кызык заман китте: хәзер генераллар отставкага чыкса – мемуар язарга тотына ---. Ф.Яруллин. Кем чыгарса ел саен калын китаплар, Мемуарлар... эче-тышы гел «ак таплар». Ә.Синугыл-Куганаклы 2. с. мәгъ. Мемуар жанрында язылган. Мемуар әдәбият – иҗат эшенең үзенчәлекле тармагы. М.Мәһдиев |