МЕМОРИАЛЬ с. Берәр тарихи вакыйгага яки атаклы кешегә багышланган, шуның истәлеген мәңгеләштерә торган. Патриотлар истәлеген мәңгеләштереп, Барановичи шәһәренең М.Горький урамындагы 10 нчы йортка мемориаль такта куелган. Ш.Рәкыйпов. Зәңгәр капкачлы тәрәзәләр, мемориаль такта сыман, йорт хуҗасының истәлеген саклыйлар. М.Юныс. Әбекәй, туп-туры барып, таш һәйкәл каршына туктады. Аңа бераз карап торгач, читкәрәк тайпылып, сугышта үлеп калганнарның исемнәре уеп язылган мемориаль стена янына килде. Г.Гыйльманов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә