МЕМБРА’НА и. лат. 1) Тере организмның теләсә кайсы әгъзасын, күзәнәкләрен, күзәнәк эчендәге аерым куык яки каналчыкларны аерып торган нечкә яры, элпә. Әгәр этнең борыныннан тоемлау мембраналарын чыгарып җәеп салсаң, аның мәйданы этнең гәүдәсе зурлыгыннан да артып китә. Кызыклар дөньясында. Умырткалары булган югары төзелешле хайваннар тавышны ишетү аппараты – тышкы колак яфрагы, колак тишеге, бормача һәм мембрана ярдәмендә ишетәләр. Кызыклы ихтиология. Күзәнәкнең төп өлешләре – тышкы мембрана, цитоплазма һәм төш. Табигать белеме

2) физ., тех. Һава тирбәнешләрен яки басымын кабул итеп, аны механик хәрәкәткә яки, киресенчә, механик тирбәнешләрне һава тирбәнешләренә әверелдерә торган киерелгән яры яки сыгылма материалдан эшләнгән юка пластинка. Ток тәэсире астында тоз кисәкчекләре ионлаша, мембрана аларны сортларга аера, ә ионнарны кире нейтральләштерүе кыен түгел. Химиянең киләчәге. Микрофонның мембранасы – юка гына корыч пластинка яки пресс белән кыстырып ясалган күмер пластинка. Физика курсы



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә