МЕЛЬХИОР и. фр. 1. Башлыча никель белән бакыр катнашмасыннан торган, сирәгрәк тимер яки марганец кушылган, каррозиягә чыдамлы, диңгез судноларын төзүдә, акча, савыт-саба, медицина инструментлары ясауда файдаланыла торган коелма 2. с. мәгъ. Шундый коелмадан ясалган. --- дачаны басканнар. Транзистор юк, бер-ике свитер, самавыр, мельхиор кашыклар, пычаклар. М.Мәһдиев. Буйдак хуҗалыгында хатын-кыз кулы юклыгы сизелә: чынаяклар чәйдән саргайган, мельхиор калаклар күгәргән, тәрәзә төбендә каткан ипи сыныклары ята. М.Маликова |