МЕ’ЛТ-МЕЛТ ИТҮ ф. 1) Йомылып-ачылып алу (иреннәр, күзләр тур.). --- кыз аңа авызларын мелт-мелт итеп бераз карап торды да кычкырып елап җибәрде. Ә.Баян. Әнвәр күзләрен мелт-мелт итеп аңа карап торды, нигә куганлыгын аңламый иде ул. Х.Камалов 2) Кисәк-кисәк кабынып-сүнеп алу (ут тур.). Матчадагы кадакка эленгән керосин лампасы гына әледән-әле куык эчендә мелт-мелт итеп җан биреп ала. Р.Мөхәммәдиев. Лампочкалар мелт-мелт итә, һәм Тимерҗан бизгәк тоткан бозау кебек калтырый башлый. Р.Батулла 3) Вак-вак, өзек-өзек хәрәкәтләр ясау. Менә шушы ачык зәңгәр күктән, шушы көне буе туктаусыз аккан көмеш тәңкәләрдән тыш, мин мелт-мелт итеп утырган кармак җепләрен генә күрәм. А.Гыйләҗев |