МЕ’ЛТ-МЕЛТ иярт. 1) Күз кабакларының яки иреннәрнең ирексездән еш-еш ачылып йомылу рәвешен белдерә. Ак керфекле күзләрен мелт-мелт йомгалады да чәркәсен югары күтәрде. К.Тимбикова. Белеше, керфекләрен мелт-мелт сикертеп: «Төрмә сине төзәтмәгән икән!» – диде. А.Гыйләҗев. Бермәлне мине төп башына утыртып куялар, ә мин күзләремне мелт-мелт йомып дәшми калам. М.Юныс

2) Утның бер кабынып, бер сүнеп, өзек-өзек, зәгыйфь яктылык чыгарып яну рәвешен белдерә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә