МЕЛОМАН и. гр. кит. Музыкага мөкиббән киткән, җыр-көйне бик яраткан кеше. Башкалада туып үскән кыз, меломан, театрал, өченче ел инде электрсыз урман посёлогында, тупас урман эшчеләре арасында яши, кирза итектән язгы-көзге пычракны ерып, зарлану, зарыгу, уфтану галәмәтләре күрсәтмичә, дүрт километр җиргә җәяүләп эшкә йөри. Т.Мөбарәков |