МЕЛОДРАМА’ТИК с. 1) Әдәби үзенчәлекләре, стиле белән мелодрама жанрына караган; мелодрамага хас. Теле, стиле, --- фәлсәфәсе, кыскасы, барлык яклары белән «Язгы аҗаган» – безнең укучы бик тә ярата торган мелодраматик әсәр. Ф.Миңнуллин. Соңгы елларда дөнья күргән әсәрләрдә ул, җыр-музыка белән кушылып, мелодраматик төсмерләргә тагын да байый. Ә.Закирҗанов 2) Мелодрамалардагы кебек ясалма, артык күпертелгән. Спектакльләрдә җыр-бию, мелодраматик коллизияләр, шау-шулы эпизодлар, аһылдау-уһылдау хуплана. К.Гыйззәтов. Җитди теманы хәл итүне автор ахырга кадәр бер югарылыкта алып барып чыга алмаган, кайбер җиңелчә алымнарга, мелодраматик чараларга мөрәҗәгать итеп, арзанлы эффектка исәп тоткан ситуацияләр китереп керткән. А.Әхмәдуллин |