МЕЛОДРА’МА и. гр. 1) XVIII гасыр азагында Франциядә барлыкка килгән, кискен интрига, күпертелгән эмоцияләр, үгет-нәсыйхәткә юнәлгәнлек кебек үзенчәлекләр белән аерылып торган драматургия жанры. Мелодрамалар, комедияләр, әкиятләр сафын тыгызлап килеп кергән «Җир уллары» (Һади Такташ) театр дөньясын җитди уйланырга мәҗбүр иткән иде. Сәхнә 2) Монологлар һәм диалоглар җыр һәм музыка белән аралашып барган драма жанрындагы әсәр. Аның 1926 елда язылган «Зәңгәр шәл» мелодрамасы – бик күп халык көйләрен туплаган әсәр. Җ.Фәйзи. Безнең тамашачы мелодраманы бик тә ярата. Р.Батулла 3) Гомумән, шундый стильдәге теләсә нинди сәнгать әсәре. Радж Капурның студиясен нәрсә дип белдегез? Аның бит гел мелодрама. Менә соңгы фильмын карагыз әле. М.Мәһдиев 4) күч. Ясалма хисләр, гадәти булмаган кыланышлар, урынсыз трагизм, ясалмалык белән аерылып торган вакыйга, хәл, ситуация. Бу күренештә бернинди чамасыз хискә бирелү дә юк, бернинди мелодрама да юк, ләкин дулкынланудан тын кысыла. И.Илялова |