МЕЛО’ДИЯ и. гр. Матур яңгырашлы, тәэсирле музыкаль бердәмлек хасил итә торган, билгеле бер югарылык, озынлык һәм көчлелектәге авазлар эзлеклелеге, көй. Бу мелодияләрдә гүзәл испан кызларының зәңгәр кичләрдә лимон агачлары арасында сөйләгән гыйшык сүзләре --- ишетелгән сыман иде. М.Мәһдиев. «Кара урманны» ул [М.Растропович] болай дип искә ала: «Сүзләрен аңламасам да, гаҗәеп тирән мелодиясе аша җырның ни турында икәнен тойдым мин ---». М.Гали. Уң яктан киртләч таулар, сул яктан юан урманлы озын утрау белән кысрыкланган ургыл сулы тармак тамагына җитәрәк, һавада гадәти булмаган илһамлы мелодия ишетелә башлый. Казан утлары



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә