МЕЛО’ДИКА и. гр. сәнг. 1) Мелодия турындагы өйрәтмә 2) Аерым музыкаль әсәрнең, композиторның, халык иҗатының барлык мелодик чаралары системасы, музыкаль төзелеше. Ул стильгә кискен интонацион күчешләр, «сикерешләр» характерлы түгел, аларга орнаментлы мелодика, йомшаклык, пластика, берсеннән берсенә ялганып бара торган бизәүләр хас. К.Гыйззәтов |