МЕЛОДЕКЛАМА’ЦИЯ и. гр.-лат. 1) Россиядә XIX йөзнең 70 нче елларыннан тарала башлаган, музыкага ияреп шигырь яки проза әсәрен сәнгатьле итеп укудан гыйбарәт жанр. Икенче (әдәби-музыкаль) бүлектә исә C. Габәши татар музыкасы өчен яңа жанрда – Ә. Тангатаровның «Ни ул?» дигән шигыренә мелодекламация белән чыгыш ясый. К.Миңнуллин

2) Музыка белән сөйләмнең әле бер үк вакытта, әле чиратлашып килүенә нигезләнгән әсәр (сәхнә әсәре булганда мелодрама дип атала). Алга таба композиторның репертуарында мелодекламация жанры ныклап урнаша. К.Миңнуллин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә