МЕЛЛА и. гар. иск. 1) Укымышлы, галим кешене атау һәм аңа ихтирам белән эндәшү сүзе. – Тагы бер сәгать! Тагы бер сәгать, мелла Сәгыйть! – ди-ди сәгать өчләргә кадәр утыргач, – Кая кайтасың инде? – дип, мине туктата иде [Г.Тукай]. С.Сүнчәләй. Ишекне ачып керүгә, аңа таба мулла кузгалды: – Я Алла, Мөхәммәд рәсүлулла, Булат бәк. Котылдың?.. – Котылдык, котылдык, меллам. М.Хәбибуллин 2) Гомумән, кешене хөрмәт итеп, олылап эндәшү сүзе. Кара әле, мелла Закир, мин болай кунак булырга килмәгән идем бит. Ф.Әмирхан |