МЕЛИ’ССА и. гр. бот. Иренчәчәклеләр семьялыгыннан, 1 м га кадәр биеклектәге, тәмле лимон исе булган, эфир мае азык-төлек һәм парфюмерия җитештерүдә файдаланыла торган күпьеллык үлән үсемлек; лимон бөтнеге. Мелисса суы көзән җыеруга каршы микстуралар составына керә, мае нерв системасын тынычландыра, яфраклары бактерияләргә каршы тәэсир итә. Урман аптекасы. Бакчаларда үсә торган мәче бөтнеген еш кына лимон исле бөтнек яки, ялгышып, мелисса дип атыйлар. Бу ике төр үсемлек арасында аерма шунда: мелиссаның чәчәк төркемнәре – куентыкта, ә мәче бөтнегенең очта урнашкан. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы |