МЕЛИОРА’ЦИЯ и. лат. а.х. Җирне авыл хуҗалыгында файдалану өчен яраклы хәлгә китерүгә һәм уңдырышлылыгын арттыруга юнәлдерелгән оештыру, хуҗалык һәм техник чаралар системасы: коры җирләрне сугару, сазлыклы урыннарны киптерү һ.б.ш. Бабай мелиорация станциясендә яшәгән, улы белән килене фронтка киткәннәр. Г.Нәбиуллин. Ләкләкләрнең саны кимүнең төп сәбәпләре – --- сазлыклы болыннарны киптерү, мелиорация ярдәмендә аларны авыл хуҗалыгы җирләренә әйләндерү нәтиҗәсендә азык базасы кискен кимүе тора. Биология. Хайваннар. Шул ук вакытта җирләрдә мелиорация эшләре башкарып, җимергеч ташкыннар юлында плотиналар төзеп, ясалма диңгезләр барлыкка китереп, кеше табигатьне үзгәртеп кора. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге |