МЕЛИ’ЗМНАР и. күпл. гр. муз. Музыкада орнаментиканың бер төре, зур булмаган, форма ягыннан тотрыклы мелодик бизәкләр (группето, форшлаг, трель, мордент). Безнең татар-башкорт көйләрендәге традицион бормаларны, мелизмнарны моң дип атаучылар да бар. М.Гали. Шәүкәт Галиев шигыре белән җырлана торган бу көй үзенең мелизмнарга бай булуы, ритмик төрлелеге, настроениесенең дәртле булуы белән иске көйләр традициясен дәвам иттерә. Җ.Фәйзи |