МЕЛАНХО’ЛИЯ и. гр. 1) Депрессия, сәбәпсез күңел төшенкелегенә бирелү, кайвакытта саташу дәрәҗәсенә җитү белән характерланган психик авыру. --- ул кичтә эчкән шәрабыңның пары миеңнән чыкмый торып, сабух эчсәң, аның махмыры дәхи катышып, икесеннән меланхолия хасил булыр ки, диваналыктан бер нәүгъдыр. К.Насыйри 2) Күңел төшенкелеге, моңсулану, ямансулы рухи халәт, боеклык. Эч поша, йөрәк яна, күңелдә меланхолия, башта философия, шайтан алгыры! Ә.Еники. Күл өстеннән көймә килә... Юк, көймә түгел, Григның галибанә-талантлы, әле сокланырлык нечкә меланхолия, әле балаларча самимилек белән сугарылган «Сольвейг»ы килә. М.Мәһдиев |