МЕЛАНХО’ЛИК II с. 1) Боек, күңелсез, кәефсез. Аннары зифа сынлы меланхолик туташ чыгыш ясады, ул дару эчүдән һәм ашказаны эшләмәүдән килеп чыга торган сәер төссезлеге белән аерыла. М.Твен 2) Меланхолия белән сугарылган, моңсу эчтәлекле. Шулай иткәндә [кыскартканда] шигырьләр җыйнаклана гына түгел, аларның темпераменты, тәэсир итү көче бермә-бер арта, меланхолик шигырьләр дәртле, импульслы әсәрләргә әвереләләр. Р.Харис |