МЕЛАНХО’ЛИК I и. гр. 1) Меланхолия (1 мәгъ.) белән авыручы кеше 2) Гомумән, тиз төшенкелеккә бирелүчән; боегучан, боек күңелле кеше. Сез тумыштан меланхолик, князь. Бүгенге мәҗлестә, минемчә, шат булырга сәбәп бар. Т.Миңнуллин 3) Эмоциональ кичерешләренең акрын башлануы, ләкин тирән һәм дәвамлы булуы белән характерлана торган темпераментлы кеше. Меланхолик акрын хәрәкәтле, ләкин эчке дөньясы холерикныкын хәтерләтә. М.Әхмәтҗанов. Мәсәлән, елгада тавык батып үлгән, ди. Меланхолик өчен бу – зур фаҗига, сангвиникка бу хәл кызык кына, флегматикның исә аңа исе дә китмәстер, мөгаен. З.Хөснияр. Каршыгызда сулышын тирән һәм еш алып акрын гына чыгаручы кеше торса, бусы – өметсез меланхолик. В.Леви |