МЕЛАНЖ и. фр. 1. 1) Төрле төскә буялган сүсләрдән эрләнгән җеп һәм шундый җепләрдән тукылган тукыма. Әни соравы буенча 800 г меланж һәм ике метр марля сатып алдым. Ялкын

2) Йомырка агы белән йомырка сарысы катнашмасы. Меланжны печенье пешергәндә кулланалар

2. с. мәгъ. Төрле төскә буялган сүсләрдән эрләнгән; берничә төсле. Меланж җептән бәйләнгән ул кофтаны мин бик озак кидем. Р.Вәлиева. Әлеге кофтаны бәйләр өчен 500 г меланж җеп (яки 5 төрле төстәге җепләр) кирәк. Сөембикә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә