МЕКЕРДӘ’Ү ф. Мекер-мекер иткән тавыш чыгару. [Илдар] уйнаклап йөргән колынының, аңар җавап итеп, матур мекердәп, әнисе янына йөгереп килүе турында сөйли. Г.Гобәй

Мекердәп йөрү Гел мекердәү, өзлексез мекердәү

Мекердәп кую Бер мәртәбә мекердәү. Ә кичен, талчыккан гәүдәмне ястыкка таратып ташлауга, күз алдымнан болытлар булып сарык көтүе үтәр әле, мекердәп куйган бәрән тавышлары колагымда кабат-кабат яңгырар әле ---. М.Галиев

Мекердәп тору Хәзерге моментта мекердәү, бер вакыт аралыгы мекердәү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә