МЕ’Җ-МЕҖ КИЛҮ ф. 1) Сөйләгәндә, фикерне төгәл, аңлаешлы итеп әйтә алмау, кыю итеп, өздереп әйтмәү. Меҗ-меҗ килеп сөйли татар, Булса да сүзе хаклы: Ана сөте аша килә Биш йөз еллык куркаклык... Р.Харис 2) Ашаганда сайланып, чемченеп, ашар-ашамас утыру 3) Тәвәккәлли алмау, икеләнү, җебегәнлек күрсәтү. Нәрсә эшләргә икәнен мин үзем беләм, Барсуков. Меҗ-меҗ килмә, аңладыңмы? Бу – сугыш. Сугыш мәетсез булмый. Я без, я алар, аңладыңмы? Р.Сәгъди. --- халык, амбарларны ачып, ашлыкны талап алып бетерде, озаклап, меҗ-меҗ килеп, сорау-җавап кичәсе үткәреп утырсак, монда да килеп җитәр алар. Ф.Сафин. [Нәсимә:] Нәрсә, татар кызы җансыз булырга тиешмени? Меҗ-меҗ килеп торырга тиешмени? [Әнвәр:] Кыю булырга тиеш. Т.Миңнуллин |