МЕЖАЛА’У ф. Межалар сызу, межалар белән аерып, бүлеп чыгу; ызанлау. ХVIII йөздә авыллар арасында җир низаглары күбәя, бер авыл җире белән икенче авыл җире арасындагы межалар билгеләнмәгән була. Хөкүмәт, бу низагны бетерү өчен, 1757 елда «межалау инструкциясе» чыгара. Казан утлары

Межалап бетерү Барысын да межалау; межалауны төгәлләү. Икенче елга төзелеш башланасы җирләрне межалап бетерделәр генә әле. Сөембикә

Межалап килү Үз чираты белән барысын да межалау; бер-бер артлы межалау

Межалап кую Тиз арада яки алдан межалау

Межалап тору Әле, сөйләү моментында межалау. Без килгәндә һаман шул элеккеге җирләрне межалап торалар иде әле. Р.Вәлиева

Межалап чыгу Барысын да башыннан ахыргача межалау



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә