МЕДУ’ЗА и. гр. зоол. Эчәккуышлылар отрядына караган, зонт яки кыңгырау формасындагы койкасыман тәнендә озын кармавычлары булган диңгез хайваны. Диңгездә бүген медузалар биниһая күп күренде. К.Миңлебаев. Галимнәр, медуза «барометры»ннан күчереп, давыл якынлашуын хәбәр итә торган аппарат конструкцияләделәр инде. Кызыклы ихтиология. Планктон диңгезне шәмәхә төскә керткән иде. Яр читендә үк көмеш медузалар күренде. Ә.Гаффар. Балыкчыклар очкан шикелле йөзәләр, ә нәфис медузалар кечкенә генә һава шарына охшаганнар иде. Диңгез тирәнлегендә



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә