МЕДСАНЧАСТЬ и. рус Зур сәнәга предприятиесе, оешма, хәрби часть һ.б.ш. каршындагы хастаханә. Головинны да өлкә больницасына озата киттеләр. Ул хастаханәнең бер башында хәрби медсанчасть та урнашкан иде. Б.Камалов. – Аңлагыз, без аны төнгә калдыра алмыйбыз, ул – җинаятьче, ул сак астында булырга тиеш, – дип үзенекен тәкрарлады МВД медсанчастеннән килгән табиб. Р.Мирхәйдәров |