МЕДКОМИ’ССИЯ и. рус Билгеле эшчәнлек алып бару максаты белән әзерлек, билгеле яшәү шартлары һ.б.ш. күзлегеннән кешенең сәламәтлеген бәяләү өчен, төрле белгечлектәге табиблардан төзелгән комиссия. Ленинградта төзелгән яңа танкерга утырырга тиеш идем, медкомиссия үтә алмадым. М.Юныс. Медкомиссия карарын аның тәгәрмәчкә таяк тыгу дип кабул иткәнлеге сизелде. Х.Камалов. Күптән түгел генә малайларны медкомиссия үткәрделәр. З.Кадыйрова



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә