МЕДИЦИ’НА и. лат. Кешенең сәламәтлеген саклау һәм ныгытуга, гомерен озайтуга, авыруларны кисәтү һәм дәвалауга юнәлдерелгән фәннәр системасы һәм гамәли эшчәнлек. Медицина училищесын тәмамлагач, Хәлисә шәһәрнең бишенче хастаханәсендә эшли башлады. Ә.Гадел. Медицина раслаганча, кимендә йөз илле яшькә кадәр яши алырлар иде. Химиянең киләчәге. Медицинада алколоидлар шома мускулларны ярсыту, кан басымын, физик һәм акыл эшчәнлеген күтәрү өчен файдаланыла. Урман аптекасы. Улы Камил Әхмәров Татарстан травматология институтында нейрохирург булып эшли. Медицина фәннәре докторы. Мәдәни җомга



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә