МЕДИТА’ЦИЯ и. лат. Физик киеренкелектән тулысынча бушанган, тышкы дөньядан вакытлыча читләшкән, шул ук вакытта игътибарны соң чиккә кадәр бер максатка юнәлткән акыл эшчәнлеге һәм шул халәт. Нәкъ менә риторик эндәш, өндәү һәм сораулар шигырьдәге көйләүне өзүче моментлар булып тора, тыныч медитацияне чарасызлык чигенә җиткән кичереш ноктасына ташлый, укучыга тәэсир итү алымына әйләнә. В.Әминева |