МЕ’ДИК I и. лат. Медицина белгечләренең барысын да, махсус белемен һәм дәрәҗәсен исәпкә алмыйча, гомуми атау сүзе. Хәзер әнә медиклар язган була, тук карын белән йоклау зарарлы, «кичке ашыңны дошманыңа бир» дигән булалар... М.Мәһдиев. Кара җиләк – дару үләне. Аның яфраклары һәм җиләкләренең файдалы үзлекләрен медиклар һаман ачып торалар. Татарстанның үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы. Күп илләрнең медиклары һәм җәмәгать эшлеклеләре тәмәке тартуга каршы көрәштә үзләренең тырышлыкларын берләштерәләр. Биология: кеше һәм аның сәламәтлеге



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә