МЕДИА’ТОР и. лат. Мандолина, гитара һ.б. кайбер кыллы музыка коралларында уйнаганда кулланыла торган юка сөяк, пластик яки металл пластинка кисәге; чиерткеч, плектр. Галия медиаторны --- мандолинаның кыллары арасына кыстырып куйган. А.Расих. Скрипкада уйнавы мандолинадагы кебек үк икән. Медиатор урынына уң кулың белән смычок кына сызасың. Җ.Фәйзи. Аның медиаторы бервакытта да сөртенми, һәрвакыт тигез тавыш чыгарып тора. Шуның белән бергә ул мандолина грифының теләсә кайсы җирендә уйный ---. Г.Ахунов



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә