МЕДАЛЬОН и. фр. Муенга тагып йөртелә торган, еш кына эченә истәлек итеп рәсем яки башка нәрсә куелган, түгәрәк яки озынча түгәрәк тартмачык рәвешендәге ювелир әйбере. Синең бер рәсемең миндә саклана, паспортка төшкәнсең, мин аны медальон эченә салдым. М.Мәһдиев. Моисеева тикшергән саен, җилгә очкан әйберләрнең исемлеге арта бара: көмеш тартма, аның эчендәге өч алтын йөзек, дүрт чылбыр, медальон, фирәзә кашлы алка – барысы да алтын. М.Насыйбуллин. Анысының да муенындагы, колак һәм бармакларындагы асылташлы балдаклар, алкалар һәм медальоннар әллә кайдан күренеп, балкып тора. З.Фәйзи |