МЕДАЛЬ и. лат. 1) Хезмәттә ирешкән зур уңышлар өчен яки сугышта күрсәткән батырлыклар өчен бирелә, түшкә яки муенга тагып йөртелә торган, өстенә рәсем, язу төшерелгән махсус билгесе булган дәүләт бүләге. Җинаятьләрнең барысын да ачкансыз, дип мактарлар. Йөз процент! Медаль биреп куюлары да бар. М.Насыйбуллин. Кырык дүртенче елдан алып соңгы көненә кадәр сугышта булган, өч медаль, бер орден тагып, лейтенант чины алып кайткан егет иде ул. В.Нуруллин. Медальләрен тага бүген бөтен ирләр... Кайберләрен бүген пуля түгел, – ега кургашындай хәтерләр!.. Р.Әхмәтҗан

2) Мәктәпне иң югары билгеләргә тәмамлаган укучыларга, олимпиада, чемпионат кебек спорт ярышлары җиңүчеләренә һ.б.ш. бирелә торган махсус билге. --- китабына ябышкан, укый да укый, белемне су урынына эчә, алтын я көмеш медальгә тартмагае. Ф.Садриев. --- аларга беренче тапкыр махсус ясатылган «Сабантуй батыры» медале белән яшел бәрхеттән тегелгән янчык-капчыкка салынган акчалата бүләкне тапшырулары тантанага үзенчәлекле ямь өстәде. Т.Нәҗмиев. Израильдә нәфис гимнастика буенча узган халыкара турнирдан Татарстан кызлары Лиана Семёнова – өч алтын, Камилла Гатиатуллина – алтын һәм ике көмеш, Эллина Солтанова алтын һәм ике бронза медаль алып кайттылар. Сөембикә

3) Зур тарихи яки мөһим иҗтимагый вакыйгага, күренекле шәхескә багышлап чыгарылган истәлекле билге. Галимнәрнең Лондон Король җәмгыяте Пристлины зур алтын медаль белән бүләкли һәм аны олылап тантаналы җыелыш үткәрә. Робинзон эзләреннән

4) иск. сөйл. 1917 ел революциясенә кадәрге Россиядә авыл старостасы йөртә торган калай жетон. Ул арада, комган төбе чаклы җиз медален тагып, кулына таягын тотып, зур кара сакаллы, тупас битле староста да килеп җитте. М.Гали

Медальнең икенче ягы Берәр күренешнең кирәкле, уңай сыйфаты белән беррәттән бик үк кирәкмәгән яки бөтенләй тискәре ягы булу турында



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә