МЕГАФОН и. гр. Сөйләүченең тавыш көчен арттыру өчен, сөйләгәндә авыз турысына куела торган чагыштырмача гади төзелешле җайланма, рупор. Урам уртасына мегафон тотып милиционер баскан, тәртип бозганны кисәтә ---. Ш.Галиев. Зур катердан, инглизчәләтеп, мегафон тавышы ишетелде: – Әй, «Меконг»тагылар! Бөтенләй туктагыз! И.Хуҗин



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә