МЕ’БЕЛЬ и. лат. Кеше яши һәм эшли торган биналарда утыру, яту, әйбер саклау һ.б.ш. өчен билгеләнгән җиһаз. Бәргәләнә торгач, анда-монда сугылып тәмам сөмсере коелган Нәҗип мебель кибетенә грузчик булып эшкә керде. А.Гыйләҗев. Тиле наратның матур кызгылт төстәге үзагачы соңга табарак кыйммәтле мебель эшләүдә киң кулланылган. Дөньяда ниләр бар. Синтетикадан үтәкүренмәле оранжерея түбәләре, обсерватория гөмбәзләре, уңайлы мебель һәм күп кенә башка көнкүреш әйберләре ясыйлар. Химиянең киләчәге |