МӘЭЮСЛӘНҮ ф. Өметсезләнү, өметсезлеккә төшү. Шактый озак сөйләшеп утырды ул кичне яңа табылган, рухы төшкән, өметсезләнгән, тәмам мәэюсләнгән энесе белән Казан мафиясе башлыкларының берсе. Т.Галиуллин Мәэюсләнә бару Торган саен ныграк мәэюсләнү Мәэюсләнеп тору Беркадәр вакыт мәэюсләнгән булу. Шулай мәэюсләнеп торганда, борыныма тәмәке исе килеп бәрелде. З.Мәхмүди |