МӘЭЮС с. гар. 1. Өметсез; боек. Алар, сыер күзләре төсле, һәрвакыт кайгылы, хәсрәтле, мәэюс иделәр. Т.Галиуллин 2. рәв. мәгъ. Өметсезләнеп; берни дә өмет итмичә; боегып. Хыялымда, хастаханә тәрәзәсеннән урамда аккан ташу суларына мәэюс кенә карап, үткәндәге матур вә күңелсез мизгелләрне хәтерендә яңарткан илаһи да, мәҗнүни дә артистка язмышын гәүдәләндерергә җыенган идем. Ә.Рәшит. Көтәрмен мин шулай мәэюс әҗәлемне. Р.Батулла. Чыгуын күргәч, мафиячеләр тагын да читкәрәк тайпылдылар да, нүжәли котылырбыз икән бу бәладән дигәндәй, мәэюс кенә күз текәп тора башладылар. Ф.Баттал |