МӘЭЛДӘ’Ү ф. Мә-ә, мәэ сыман тавышлар чыгарып кычкыру. Кысылганмы, читәнне мөгезе белән аралап чыгарга азапланамы, кызганыч итеп мәэлди: иреккә чыгарсана, ди кебек. Р.Батулла. Тыштан ара-тирә сыер мөгрәгән, сарык мәэлдәгән тавышлар ишетелеп куя. Ә.Моталлапов. Аның сүзен җөпләгәндәй, Саматлар абзарыннан сөенечле мәэлдәү ишетелде. А.Гыймадиев

Мәэлдәп алу Бераз гына мәэлдәү

Мәэлдәп җибәрү Кинәт кенә мәэлдәгән тавышлар чыгару. Менә-менә мәэлдәп җибәрер төсле кызганыч тавыш белән. Өмет

Мәэлдәп йөрү Әле, хәзерге вакытта яки еш мәэлдәү

Мәэлдәп кую Бер тапкыр мәэлдәгән тавыш чыгару. Бәти ишетелер-ишетелмәс кенә мәэлдәп куйды. Р.Батулла

Мәэлдәп тору Бертуктаусыз мәэлдәү. Арт капкадан да, урам капкасыннан да күренмәгәч, бердәнбер кәҗәсе дә, көтүдән кайтып, капка төбендә ике-өч көн мәэлдәп торгач, Ярмөхәммәт койма өсләтеп ишегалдына төште. Р.Батулла. Карават янындагы яртылай ачык тәрәзә каршында ак кәҗә мәэлдәп тора. С.Сабиров. Ике бозавы, сарыклары, Зоя исемле кәҗәсе бәтиләре белән мәэлдәп торалар. Татарстан яшьләре

Мәэлди бирү Бернигә дә карамастан мәэлдәүне дәвам итү



Алдагы мәкаләЧираттагы мәкалә